Бүген Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре ачыла. 26 августта Татарстан сәнгать әһелләре Мәскәүнең халыкара музыка йортында куйган зур концерт мәдәният көннәренең иң күренекле вакыйгасы булачак.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры солистлары чыгыш ясый.
Шулай ук драматург Туфан Миңнуллин һәм язучы Габдрахман Әбсәләмов иҗатына багышланган кичәләр дә тамашачыларда зур кызыксыну уятыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте