Узган ял көннәрендә Түбән Мактама поселогы мәйданында беренче тапкыр буларак Әлмәт районыннан мәдәният өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләр слеты узды. Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Слетның программасында төрле чаралар каралган иде. Танышу тренинглары уздырылды, аннары катнашучылар өч командага бүленде дә, аларның һәрберсе иҗади проектлар эшләүгә бирем алды. 12 интерактив мәйданчык эшләде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте