25 августта Казанда Җәлил һәйкәле янында митинг уздырыла

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Һәр елны 25 августта Татарстан Республикасында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә.  

Бу көнне көндезге сәгать уникедә Муса Җәлил һәйкәле янында митинг уздырыла. Анда шагыйрьләр, язучылар, дин әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International