30 августта, Республика Көнендә, Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты бәйрәме утызынчы тапкыр уздырыла. Анда бөтен республикадан 350гә якын халык музыка коралларында уйнаучы катнаша. Гармунчылар, курайчылар, вокал һәм хореография коллективлары үз осталыгын күрсәтәчәк.
Көндезге сәгать бердә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте