Татарстанда һәм Мәскәүдә Туфан Миңнуллинны искә алу кичәләре уза

2015 елның 21 августы, җомга

Татарстанда күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган юбилей кичәләре башланды. 

22-24 августта Кама Тамагы районының Келәнче, Олы Кариле һәм Олы Мәрәтхуҗа авылларында Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт  драма театры спектакльләр күрсәтәчәк.

24 августта кичке сәгать алтыда Асадуллаев йортында күренекле әдип Туфан Миңнуллинның 80 еллык юбилеена багышланган иҗат кичәсе узачак.  

25 августта Т.Миннуллин каберенә чәчәкләр кую була. Кич белән Камал театры сәхнәсендә  «Диләфрүз-Remake» спектакле күрсәтелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International