20 августта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Күк»: Онега аръягы» дигән уникаль күргәзмә ачылды. Онега аръягы – Карелия районнарыннан берсенең тарихи атамасы. Аңа Онега аръягы ярымутравы һәм Онега күлендәге аңа орынып торучы утраулар керә. Бу төбәк агач архитектура истәлекләре, ачык һавадагы «Кижи» музей комплексы белән дан тота. Әлеге музейда чиркәүләрнең гөмбәзсыман түшәме өчен аерым өслекләргә ясалып, аннары бергә җыела, бер икона тәшкил итә торган «күк» дип аталган рәсемнәр җыелмасы саклана. Хәзер аларның кайберләрен «Манеж»да күрергә мөмкин.
(843) 5678 017, сот. + 7 927 438 47 33 e-mail:kazan_kirmen@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте