Казанда Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уздырыла

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

25 августта Казанда Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уздырыла. 

Бу көнне «Идел-Урал» легионы, фашистлар тоткынлыгында аларга каршы көрәш алып барган милләттәшләребез язмышына багышланган «Ярлыкау алмаганнар көрәше» дигән яңа документаль фильм күрсәтеләчәк. Аны  режиссер Денис Красильников төшергән.   

Соңыннан аудитория алдында 1995 елдан легион тарихын өйрәнүче  тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, 825 батальон язмышын өйрәнгән тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдинов, Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыгыш ясаячак. Кичә Муса Җәлилнең музей-фатирында иртәнге сәгать унда башлана.

 238-50-48, 292-32-18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International