Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Тукай клубында «Кеше…» китабын укучыларга тәкъдим итәчәкләр

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

24 августта  17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Тукай клубында «Кеше...» китабын укучыларга тәкъдим итү кичәсе була.  Җыентыкны күренекле музыкант һәм җырчы Радик Динмөхәммәтов әзерләгән.  

Китапка башкорт һәм татар шагыйрьләренең кешене данлап язган шигырьләре тупланган.  Авторлар буларак  Габдулла Тукай, Шәйхзадә Бабич, Зәйнәп Биишева, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Шәриф Биккол, Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Фәнис Сирбаев, Эльмира Шәрифуллина кебек күренекле әдипләр катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International