Каһарманнар даны мәңгелек …

2015 елның 18 августы, сишәмбе

 21 августта Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгының Шәһәр тарихы музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең истәлеген яд итүгә багышланган  «Каһарманнар даны мәңгелек» дигән хәтер көне узачак. Кичәне Чистай музейчылары Казандагы М.Җәлил музей-фатиры һәм С.Сәйдәшев музее хезмәткәрләре белән бергәләп оештыра. Бу көнне тамашачыларга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» күрсәтеләчәк.

 (84342) 5-11-07

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International