К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Шәһәр һәм Республика көннәренә багышлап үзенең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итә

2015 елның 18 августы, сишәмбе

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры  Шәһәр һәм Республика көннәренә багышлап 25-29 август көннәрендә башкалабыз халкына һәм кунакларына үзенең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итә.

25 август – күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Миңнуллинның 80 еллыгына багышлап «Төш» спектакле;

26 август – тамашачыларның иң яратып йөри торган спектакльләреннән берсе булган  «Назлы кияү» музыкаль комедиясе  (Кәрим Тинчурин)

27 август – узган 81 сезон премьерасы, Фәнис Яруллин әсәре буенча «Бер күрешү- үзе бер гомер!» комедиясе;

28 август –  «Кияүләр»  комедиясе (Хәй Вахит);

29 август – Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Эх,алмагачлары!» комедиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International