Узган якшәмбедә Казанда "Класс драмасы"театр лабораториясе эшли башлады. Лаборатория вакытында (ул Казанда 16 – 29 августта уза) яшүсмерләр рус һәм татар телләрендә профессиональ драматурглар җитәкчелегендә 8 пьеса иҗат итәчәк. Авторлар пьесаларын 23 августта Казан яшь тамашачы театрында укыячак, ә балалар пьесалары буенча «спектакль-альманах» күрсәтү 29 августта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Казан яшь тамашачы театры сәхнәсендә була.
8 9172 45 44 87.Email: zhivoy_gorod@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте