21–23 августта VII «Крутушка» халыкара этник фестивале булачак. Чара традицион рәвештә «Байтик» лагере территориясендә уздырыла (Крутушка поселогы, Казан).
Россиядән һәм чит илләрдән өч йөз тирәсе катнашучы музыка, фольклор, һөнәр һәм хәзерге заман иҗат бәйрәменә җыелачак.
Җиденче «Крутушка»да тамашачылар Татарстан Республикасы Идел буенда яшәүче халыклар фольклор ансамбльләре татар, керәшен, рус, марий, чуваш, удмурт, мордва халыклары музыкаль традициясе белән танышачак.
+7 903 062 1608, +7 906 320 4053
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте