Урицкий исемендәге паркта – Әдәби ишегалды

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

19 августта Урицкий паркында чираттагы Әдәби ишегалды –  «Алма спасында музыкаль-поэтик чәршәмбе» була.

Программада: шәһәрнең хор коллективлары, күренекле шагыйрьләр О.Левадная, Н.Ишмөхәммәтов, С.Грунис чыгышы. Казанлылар өчен шулай ук «Мин укырга яратам» флеш-мобы, әдәби викториналар, «Казанның парк һәм скверлары» фотокүргәзмәсе, укылган китаплар алмашу.

17.00 дә башлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International