Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Әдәбият елына һәм Татарстан Республикасы Милли музееның 150-еллыгына багышланган иҗади очрашулар циклы дәвам итә. 12 августта Лениногорскиның Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә әдипләр Рәмзия Габделхакова, Наилә Шәрифуллина, Таһир Шәмсуаров белән “Асыл якның асыл кешеләре” дигән очрашу узды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте