21 августта Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгының Тарих музеенда Муса Җәлилне искә алу көне уздырыла. Муса Җәлилнең музей-фатиры мондый чараны ел саен уздыра. Төрле елларда шагыйрьне искә алу көне Арча, Минзәлә, Югары Ослан, Алабуга, Балтач һ.б. районнарда үткәрелде.
Чистайга бу чарада катнашу өчен шагыйрьнең кызы Чулпан ханым, аның кызы һәм оныклары киләчәк. Шушы бер көндә чистайлыларга Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәсе күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте