«Сандецкий утарында Jazz» IX халыкара фестивале программасы дәвам итә. 13 августта һөнәри җәмәгатьчелектә зур абруй казанган һәм киң катлау тамашачыларның мәхәббәтен яулаган танылган музыкантлар - Ольга Скепнер (вокал), Андрей Руденко (рояль), Дмитрий Забегаев (сопрано-саксофон һәм тенор-саксофон), Павел Чекмаковский (гитара), Антон Горбунов (бас-гитара), Петр Ившин (барабан) чыгыш ясый. Казанда коллектив «Jazz Funk Industry. Part III» дигән эксклюзив программа тәкъдим итә.
«Jazz в усадьбе Сандецкого» – jazzkazan.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте