16 -29 августта Казанда беренче тапкыр яшүсмерләр өчен «Класс драмасы» дигән театр лабораториясе узды. Проектта 14-18 яшьлек 17 бала 10 көн эчендә татар һәм рус телләрендә пьесалар иҗат итәчәк. Аннары бу пьесалар Камал театры һәм Казан Яшь тамашачы театрында сәхнәләштереләчәк. Спектакльләр 29 августта күрсәтелә.
«Класс драмасы» проектының нигезенә яшүсмерләр белән эшләүнең гаять үзенчәлекле эш форматы алынган (Эдинбургның Travers театрында уйлап табылган). 2004 елдан бу форма Тольятти, Самара, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь һәм Сочида, быелдан Казанда да уздырыла.
Email: zhivoy_gorod@mail.ru Телефон: 8 9274 40 70 70
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте