«3М Россия» компаниясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган махсус семинар-киңәшмә кысаларында китапханәләрдә хезмәт күрсәтүне автоматлаштыру һәм мәдәни хәзинәләрне янгыннан саклау өчен өр-яңа чаралар тәкъдим итте.
Киңәшмә йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында әлеге чараларны Татарстан Республикасының музей һәм китапханәләрендә файдалану турында рәсми беркетмә әзерләнә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте