Чаллыда язучылар өчен чираттагы конкурс игълан ителде

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

«Кәгазь фил» әдәби клубы хикәяләр һәм шигъри әсәрләр конкурсы башлануы турында игълан итте.  Хикәяләр конкурсыКәгазь фил 6”: «Соңгы фантазия» темасына; ә шигъри әсәрләр  “Шигъри фил 4”: «Йөрәктәге ялкын» темасына уздырыла.

Эшләрне  6 сентябрьгә кадәр slon.2014kazan@gmail.com адресына җибәрергә.

Төп бүләк – җиңүчеләр әсәрен тасмага яздыру.

Җиңүчене конкурста катнашучылар сайлый. Алар берсе икенчесенең эшенә комментарийлар бирә һәм баллар куя.  

http://litclubbs.bibliowiki.ru/ ; ВК: http://vk.com/litclubbs

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International