Камал театрының «Хуҗа Насретдин» спектакле XIII «Реаль театр» бөтенроссия фестиваленә (Екатеринбург) чакырулы. Ул 5 сентябрьдә Свердлов исемендәге театр сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Камаллылар белән бергә анда Россиянең башка күренекле театрлары, әйтик, Новосибирскиның «Кызыл факел», Ростов-на-Донудан, Красноярскидан Яшьләр театрлары, Самарадан «СамАрт» театры, Новокузнецк һәм Минусинск театрлары катнашачак.
http://xn--g1av0b.xn--80acgfbsl1azdqr.xn--p1ai/files/9e7b7245b2fb0d58471185592e263d8a.pdf
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте