Төркиядә ТӨРЕКСОЙ 18 нче тапкыр пленэр уздырды

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Төркиянең  Аксарай шәһәрендә ТӨРЕКСОЙ 18 нче тапкыр  пленэр уздырды. Төрки дөнья рәссамнары һәм графика осталары очраша торган бу җыенда 18 илдән вәкил катнашты.

Ике атна дәвамында осталар тудырган картиналар 1 – 6 августта Аксарайда оештырылган күргәзмәдә куелды. 

Татарстаннан пленэрда  рәссам Григорий Айдинов катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International