Иҗади проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан субсидияләр алуга гаризалар кабул ителә

2015 елның 7 августы, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 5 августтан иҗади проектлар гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан субсидияләр алырга теләк белдерүче коммерциячел булмаган оешмалардан гаризалар кабул итү турында игълан бирде. 

Иҗат проектының атамасы: Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында кыска метражлы фильмнар төшерү (26 минут).

(843) 264-74-14

Проектларны кабул итү быелның  14 августына кадәр дәвам итә (кичке сәгать алтыга кадәр).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International