24 августта кичке сәгать алтыда Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган кичә уздырыла. Кичәне Камал театры артистлары һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра. Ул 2012 елда бакыйлыкка күчкән Туфан Миңнуллинның 80 еллык юбилее алдыннан үткәрелә. Мәскәүдә яшәүчеләргә драматургның мәшһүр спектакльләреннән өзекләр күрсәтеләчәк. Туфанның иҗатташлары, дуслары, якыннары аның турында истәлекләрен тамашачылар белән уртаклашачак.
25 августта Туфан Миңнуллин юбилеена багышланган тантаналар аның туган ягы – Кама Тамагында дәвам итәчәк. Камал театры «Мулла» спектаклен ачык һавада уйнаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте