Яңа Чишмәдә «Яшел алма» фестивале узды

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

Яңа Чишмәдә Татарстан Республикасы һәм Россиянең күренекле музыкантлары катнашында  ачык фестиваль-концерт узды.  «Яшел алма» фестиваленә күрше-тирә авыл-салалардан, Татарстанның кайбер шәһәрләреннән, әйтик, Казаннан һәм Түбән Камадан күп санлы тамашачылар җыелды.  Программаны танылган казанлы музыкант һәм  продюсер Валерий Коротковның  ALMA проекты ачты.  Коллектив татар, рус, казах һәм башка халык музыкасын иң яңа заманча  интерпретация ясап башкарды.

Аннары сәхнәгә Казаннан «Братья Блюз» дигән танылган коллектив күтәрелде. Андрей Мардашов белән  Рәфкать Галиев «хит» булып киткән музыканы берникадәр шаян чаткылар сибеп башкардылар.  Аннары кайчандыр халыкта мәшһүр булган «Волга-Волга» коллективы җитәкчесе  Роман Кузнецов оештырган   «Хитобои» коллективы чыгыш ясады.

«Рок-Острова» ансамбле чыгышы  фестивальдә нур өстенә нур булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International