Казанда инде традициягә кергән, ел саен уздырыла торган «Печән базары» фестивале булды. Өч ел рәттән оештырыла торган әлеге чара быел фестиваль статусы алды. Анда Ижевск, Казан, Мәскәү, Уфа һәм Пермьнән традицион татар стилендә башкарылган кием-салым, сувенир, бизәнү әйберләре, ашамлыклар тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте