Ял көннәрендә Свияжск утрау-шәһәрчегендә «Свияжск артель» театр лабораториясе иҗат эше кайнады. Лаборатория «Терек шәһәр» хәзерге заман сәнгатенә ярдәм фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы булышлыгында уздырыла.
Әдәбият елында лаборатория А.С.Пушкин әкиятләренә багышланган иде. Быел беренче буларак балаларга спектакльләр тәкъдим ителде.
Режиссерлар: Родион Букаев (Елец), Елизавета Бондарь (Мәскәү), Дмитрий Егоров (Санкт-Петербург), шулай ук проектның сәнгать җитәкчесе – күренекле театр әһеле Олег Лоевский (Екатеринбург) тамашачыларны Пушкин әкиятләре буенча куелган спектакль эскизлары белән сөендерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте