Кариев театры Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасында актив чыгыш ясый. Артистлар төрле мәйданчыкларда спектакльләр күрсәтәләр. Әйтик, соңгы 25 елда уздырылган барлык универсиадалар турында бәян итүче «Ак Барс маҗаралары» тамашачыларга аеруча ошый. Су ярышының узган көннәрендә 12 спектакль күрсәтелде инде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте