“Питрау” керәшен мәдәнияте республика фестивале уналтынчы тапкыр уздырылды

2015 елның 12 июле, якшәмбе

Узган шимбәдә Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында 16нчы тапкыр “Питрау” керәшен мәдәнияте республика фестивале уздырылды.

Традиция буенча, чара Тырлау болынлыгында үткәрелде. Бәйрәм берничә мәйданда узды. Әйтик, төп чаралар уза торган мәйданга җитәрәк, махсус киртәләп алынган кырда, ат чабышы булды.

“Милли утар” мәйданында бәйрәм кунакларына Мамадыш, Бакалы, Чибәркүл һәм нагайбәк керәшеннәренең тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше карау-танышу өчен тәкъдим ителде. Биредә үк фольклор коллективлар чыгышларын тамаша кылырга, милли уеннарда катнашырга, җирле һөнәр осталарының эшләре белән танышырга мөмкин иде. Милли утарда яңа гына мичтә пешкән беленнән, өйдә әзерләнгән сырадан, әче балдан, керәшен милли ризыкларыннан авыз итеп булды. Ишегалларының берсендә Татарстан рәссамы Илья Максимов күргәзмәсе оештырылды. Биредә киндергә ясалган картиналар тәкъдим ителде.

Бәйрәмнең шәрәфле кунаклары булып ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов килде.

Сәламләү сүзе белән бәйрәм кунакларына Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. “Горурланып шуны әйтәсе килә: республикабызда, илебездә кебек үк, без күп милләтлелекне, Татарстан дип аталган уртак йортыбызда яшәүче күп халыкларның мәдәниятен, матур традицияләрен кадерлибез. Бүген дә, инде 16нчы ел рәттән, Петр һәм Павел бәйрәменә республикабызның күп кенә районнарыннан, Россиянең башка төбәкләреннән кунаклар җыелды. Уяв та, Сабан туе да, Каравон да дистәләгән милләт вәкилләрен бергә туплый һәм бу безнең ерак гасырлардан килә торган уртак байлыгыбыз, матур гореф-гадәтләребез”, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шуннан соң ул Мамадыш районының иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бу кичтә “Питрау” кунаклары өчен төрледән-төрле мәйданчыклар эшләде. Әйтик, балалар мәйданчыгында халык әкиятләре геройлары – “тере” курчаклар бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары күңелен күрде.

“Керәшен чибәре” конкурсы аерым мәйданда үткәрелде. Быел анда 9 кыз катнашты. Алар халык җырларын, биюләрен башкаруда, милли ризыклар әзерләүдә сәләтен күрсәтте. Җиңүчегә көмеш таҗ һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Яшьләр мәйданында популяр алып баручылар уен-көлке һәм көчле энергетика белән төнге Сабан туенда яшьләрнең күңелен ачты.

Үзәк сәхнәдәге концертта исә җырчылар Георгий Ибушев, Венера Ганиева, Хәния Фәрхи, Вадим Захаров, Фирдүс Тямаев, Эльмира Сөләйманова, Вероника Кузнецова, Ринат Рәхмәтуллин, Мөнир Рахмаев, Алинә Прокофьева, Виталий Агапов, Римма Никитина, Алина Давыдова, Оксана Дмитриева, шулай ук "Торома", "Бәрмәнчек", "Сәйдәш" коллективлары чыгыш ясады.

Ялгызаклар өчен бәйрәмдә “Димче Гөрпи почмагы” мәйданчыгы оештырылды. Биредә үз парыңа катдидатка карата таләпләрне, аның турында күзаллауларыңны язып, заявка калдырырга була. Соңрак аңа димчеләр шалтыратып, әйбәт кандидат табылуын хәбәр итә. Яңа оешкан пар Питрауда танышулары турында сертификат һәм аланга гаилә пары сыйфатында янә килергә чакыру ала.

Мәйданда бу кичтә төп башында сугышу, аяклар бәйләнгән килеш узышу, чүлмәк вату, аркан тартышу, катыктан тәңкә эзләү, теш белән гер күтәрү, чирәм арасыннан йомырка җыю кебек уеннар, милли көрәш уздырылды. Иң көчле 3 көрәшчегә бүләк рәвешендә 3 автомобиль әзерләнгән иде.

Мамадыш районында яшәүчеләр һәм бәйрәмгә килгән кунаклар өчен җырчы Пелагея чыгышы зур бүләк булды. Иң элек ул “Пташка” җырын, аннан соң музыка уен коралларыннан башка борынгы татар халык җыры – Бишек җырының 1 куплетын башкарды. Тамашачы җырчының чыгышын көчле алкышлар белән каршы алды.

Традиция буенча, “Питрау” бәйрәме салют белән төгәлләнде.

“Татар-информ” МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International