Татарстан китап нәшриятында чыккан басмалар «2014 елның иң яхшы китаплары» конкурсында диплом алды

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

25 июньдә Мәскәүдә «2014 елның иң яхшы китаплары» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.

Әлеге конкурс нәшрият өлкәсендә иң абруйлылардан санала, ел саен анда Россиянең 140-150 нәшрияты катнаша,  600-700 тирәсе яңа басма тәкъдим ителә.  

Лауреатларны игълан итү һәм бүләкләү Кызыл Мәйданда узган «Россия китаплары» фестивалендә  булды. Анда Россиянең барлык төбәкләре катнашты.

Татар китап нәшрияты конкурска тәкъдим иткән ике китап:  Нияз Халитов һәм Наилә Халитованың Казан архитектурасына багышланган  «Стили и формы» сериясе; Габдулла Тукайның дөньяның берничә теленә тәрҗемә итеп туплап бирелгән «Шүрәле» поэмасы конкурста диплом алды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International