8 – 10 июльдә Казанда Борис Покровский исемендәге Мәскәү камера музыка театры гастрольләре уза. Кичә театр Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Холстомер» (Л.Толстой повесте буенча) спектаклен уйнап зур уңыш казанды. Залда буш урыннар юк иде. 10 июльдә коллектив казанлыларга «Три Пинто» (К.М.фон Вебер – Г. Малер) спектаклен тәкъдим итәчәк.
(843) 231 57 32, 8(927)412-82-75
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте