«Бөек ефәк юлы» юбилей арт-симпозиумында катнашучылар күргәзмәсе ачылды

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

7 июльдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында хәзерге заман сәнгатенә багышланган  «Бөек ефәк юлы» унынчы халыкара арт-симпозиумда катнашучылар эшләреннән төзелгән күргәзмә ачылды. Чаллының Игорь Лерман җитәкчелегендәге камера оркестры квартеты башкарган музыка кичәнең тәэсирен тагын да көчәйтте.

Арт-симпозиумда Россиянең төрле почмакларыннан,  дөньяның төрле кыйтгаларыннан килгән 43 рәссам катнашуы турында без хәбәр иткән идек инде.

Күргәзмәгә килгән һәркем осталарның иҗат җимеше белән эчке бер соклану кичереп танышып йөрде. Картиналарда рәссамнар Бөек ефәк юлы темасына күңелләрендә туган сурәтләрен, образ-күзаллауларын чагылдырган. Төрле кызыклы алымнар, ысуллар белән башкарылган сиксән картинаның барысы да Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондында калачак һәм Россиянең музей фондына кертеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International