9 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее паркында тантаналы төстә IX халыкара «Сандецкий утарында Jazz» импровизация музыкасы фестивале ачыла. Ул 27 августка кадәр дәвам итәчәк. Россиянең һәм дөньяның күренекле артистлары катнашачак джаз концертларын утарда һәр пәнҗешәмбе саен уздыру каралган. Фестивальне ачу кичәсендә танылган җырчы, Беренче каналда бара торган «Тавыш» тамашасында җиңү яулаган Мәрьям Мерабова һәм «MIRAIF» төркеме (Мәскәү) чыгыш ясаячак.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне фестивальне ачу кичәсенә чакырабыз. 9 июльдәге концерт кичке сәгать җидедә башлана. Аккредитация узу мәҗбүри: jazzkazan2013@gmail.com электрон почтасына журналистларның исемен, фамилиясен, атасының исемен, аның белән элемтәгә керү өчен белешмәләр күрсәтелгән, редакция биременең асылы аңлатылган гаризалар кабул ителә.
89274128275, jazzkazan2013@gmail.com.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте