9 июльдә сәгать дүрттә Хәзерге заман сәнгате галереясендә Шамил Шәйдуллинның өч өлештән торган «Тәндә җаным» дигән күргәзмәсе ачыла. Бу залда беренче буларак бер останың – татар рәссамы Шамил Мортаза улы Шәйдуллинның иҗатын күрсәтү өчен шундый зур урын – өч мең квадрат метр мәйдан бүлеп бирелә. Татар тарихы, гадәт-йолалары, бәйрәмнәре чагылыш тапкан, халыкның күренекле шәхесләре сурәтләнгән картиналар белән рәттән бөтен дөньяда барган, кешелек тарихында борылыш китереп чыгарган вакыйгалар ачылган, танылган шәхесләр образлары гәүдәләндерелгән эшләр дә куелган.
Бу күргәзмәдә Шамил Шәйдуллин картиналарына салынган тирән эчтәлек белән беррәттән, аларга ул үзе иҗат иткән язмалар аша кызыклы фикер иясе – философ буларак та ачыла.
Күргәзмә 16 августка кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте