11 июльдә Ярославль өлкәсенең Углич шәһәрендә Россиянең кече шәһәрләре фестивале уздырыла. Бу проект Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россиянең кече туристлык шәһәрләре ассоциациясе тарафыннан эшләнгән.
Ассоциациягә Углич, Азов, Дмитров, Суздаль, Кунгур, Мышкин, Тобольск, Соликамск, Гороховец, Каргополь, Елец шәһәрләре белән беррәттән Алабуга да керә.
Фестиваль кунаклары фольклор һәм тарих темасына оештырылган тамашаларда, спектакльләрдә, милли киемнәр киеп, шәһәрнең үзәк урамында узачак бәйрәм йөрешендә, азык-төлек ярминкәсендә, һөнәрчеләр уздырачак осталык дәресләрендә катнаша ала.
Бәйрәм ахырында фестиваль символы Алабугага – 2016 елда бәйрәмне уздырырга тиешле шәһәргә тапшырылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте