Севастопольдә Кара диңгез кораблары ярга туктый торган корылмада «Йолдызлык» фестивале лауреатлары традицион рәвештә концерт куйды, быел ул Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылды.
Татарстан талантлары диңгезчеләр өчен бу зур тантананы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов кушуы һәм ярдәме белән үткәрде. «Азов» зур десант корабы, «Керчь» су асты көймәләреннән саклану корабы, «Ладный» сак корабы, «Славутич» идарә корабы офицерлары һәм моряклары каюталарына яшь җырчылар чыгышыннан җылы тәэсирләр алып таралышты.
Татарстан Республикасының 22 муниципаль районыннан 170 яшь артистка Кара диңгез флоты командованиесе Рәхмәт хатлары тапшырды, алар өчен хәрби кораблар һәм Севастополь шәһәре буйлап экскурсия уздырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте