4 – 6 сентябрьдә Казанда җиденче тапкыр Халыкара һәвәскәрләр, яшьләр һәм балалар кинофестивале уздырыла. Җиңүчегә төп бүләк буларак Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үзенең дебют фильмын төшерү мөмкинлеге биреләчәк. Моннан тыш һәр номинациядә җиңүчеләргә фестиваль спонсоларыннан һәм партнерларыннан бүләкләр каралган.
Гаризалар традицион рәвештә уен киносы, документаль кино, анимация киносы, видеоклип һәм иң яхшы балалар проекты дигән 5 номинациядә кабул ителә. Фестивальдә 25 яшьтән өлкәнрәк булмаган профессиональ кинорежиссерлар, шулай ук яшь ягыннан чикләүләрсез барлык һәвәскәрләр катнаша ала.
Конкурска фильмнарны DVD, AVI, MOV яисә MP4 форматында гариза белән бергә быелның 31 июленә кадәр Фестиваль дирекциясенә: 420059, Казан, Оренбург тракты, 20, офис 416 адресына, яисә электрон рәвештә kznkinofest@gmail.com адресына җибәрергә кирәк. Мәгълүмат: www.imanfilm.ru һәм vk.com/kazan.kinofest рәсми төркеме.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте