Aqua Comedy Club проектын оештыручы Татарстан башлыгы белән очрашты

2015 елның 3 июле, җомга

3 июльдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2015 елгы Спортның су төрләре буенча ФИНАның 16 нчы дөнья чемпионаты милли партнерлары белән ниятләр турындагы килешүгә һәм  Aqua Comedy Club проекты оештыручысы – «Колизей» вакыйгалар үзәге белән Чемпионатның мәдәни программасы кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы узды.   

Кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» АНО генераль директоры Азат Кадыйров катнашты.

shigabetdinov.rk@gmail.com

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International