Кариев театры Арчада булды

2015 елның 3 июле, җомга

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар  театры артистлары җәен да кызыклы тормыш белән яши. Республикабызның табигать кочагында урнашкан җәйге сәламәтләндерү лагерьларында, балалар бакчаларында, парк-скверларда  чыгыш ясыйлар.

 Артистлар җәйге чорда “Ак Барс маҗаралары” аша спорт белән шөгыльләнү һәрвакыт актуаль икәнен искәртсә, “Супер-светофор” (Аманулла) спектакле җәен юл йөрү кагыйдәләрен истән чыгармаска  ярдәм итә. Ялдан соң кабат ыгы-зыгылы транспорт юлларына кайткач, югалып калмаска өнди. «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан) балаларның җәйге ялын тагын да күңелләндереп җибәрә.

2 июль көнне Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы  театры артистлары  Арчада чыгыш ясады. Алар Арчаның  2,5,10 нчы номерлы балалар бакчаларында Аманулланың «Супер-светофор» исемле юл кагыйдәләрен саклауга багышланган спектакль куйды. Әлеге тамашаны Арчаның 216  баласы карады.

Ә Әлмәттә Х. Ибраһимның  «Ак барс маҗаралары»  тамашасын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International