«Безнең тарих» музей лагере ачыла

2015 елның 3 июле, җомга

Һәр елны җәйге каникуллар вакытында июль аеның ике атнасы дәвамында лагерьда яшүсмерләр төрле тарихи чорлар белән таныша. Әлеге әхлакый, патриотик, экологик тәрбия бирү дәресләрендә  балалар тарихи рольләргә кереп уйныйлар, шул рәвешчә үткән чорга «күченәләр».  «Үткәнгә сәяхәт» вакытында борынгы өлгеләр буенча балчыктан савыт-саба ясарга, тәңкә сугарга, кием тегәргә, чигәргә, учакта ата-бабаларның иң яраткан сыйларын пешерергә өйрәнәләр.

Быел палатка шәһәрчеге 6 июльдән 19 июльгә кадәр Биектау районының Шөмлән авылыннан ерак түгел Иләт елгасы ярында урнашачак.  Тәҗрибәле  вожатыйлар – «Витязь» хәрби-тарихи клубы хезмәткәрләре – балларга кешелек тарихының кыргыйлык, варварлык һәм мәдәниятле чорларында булып кайтырга мөмкинлек бирәчәк.

Хөрмәтле журналистлар! 15 июльдә лагерьга ММЧ вәкилләре өчен сәяхәт оештырыла. Башлангыч аккредитацияне 292-32-18 номерына шалтыратып узарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International