12 июньнән 3 июльгә кадәр Лондонның Ковент-Гарден театры сәхнәсендә В.А.Моцартның Каспер Хольтен куелышындагы “Дон Жуан” операсы булачак. 8 спектакльдән торган сериядә Донна Анна партиясен Татарстанның Халык артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры солисты Альбина Шаһиморатова башкара.
Җырчы сәхнәдә дөньякүләм танылган артислар: Кристофер Мальтман (Дон Жуан), Роландо Виллазон (Дон Оттавио), Юлия Лежнева (Церлина), Доротея Рёшманн (Донна Эльвира), Саймон Бейли (Лепорелло) белән чыгыш ясаячак. Спектакльләргә дирижерлыкны музыка остасы – француз Ален Альтиноглу башкара.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте