9 июльдән 27 августка кадәр Казанда «Сандецкий утарында Jazz» IX халыкара фестивале уза. Татарстанның брендына әверелгән бу джаз бәйрәмендә быел бары бер чит ил кунагы – америкалы Джейсон Палмер «Майлс Дэвиска багышлау» программасы белән катнашачак. Тагын бер яңалык: фестиваль бер көнгә үзенең гадәти мәйданчыгын калдырып, ФИНА паркына чыгачак. Бу көнне Евгений Борец һәм Диана Поленова чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте