XI Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланды. Әлеге инде традициягә кергән форум Казанда 5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр узачак. Оештыру комитеты дөньяның 52 иленнән килгән җиде йөздән артык фильмны теркәде.
Катнашучылар быел Россиянең төрле почмакларыннан, Европа (Бөекбритания, Германия, Испания, Италия, Норвегия, Польша, Португалия, Сербия, Финляндия, Франция, Болгария, Швеция, Хорватия, Черногория) Америка (Канада, АКШ, Бразилия, Мексика, Боливия) һәм Азия (Әфганстан, Бангладеш, Бахрейн, Һиндстан, Индонезия, Иордания, Гыйрак, Иран, Катар, Кытай, Кувейт, Ливан, БГЭ, Пакъстан, Согуд Гарәбстаны, Сирия, Төркия) , шулай ук Африка илләреннән (Алжир, Гвинея, Египет, Марокко, Тунис) килүе мөмкин.
Гадәттәгечә элеккеге СССР илләре — Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Белоруссия, Үзбәкстан, Украина аеруча активлык күрсәтә. Хәтта әлегә тулысынча танылмаган дәүләтләрдән, этнографик өлкәләрдән дә фестивальдә катнашырга теләк белдергәннәр.
Татарстаннан гаризалар барлык категорияләрдә дә алынган (уен фильмы — тулы һәм кыска метраж, документаль фильм — тулы һәм кыска метраж, анимация). Безнең кино төшерүчеләр нигездә ике темага күбрәк игътибар биргән: Бөек Ватан сугышы һәм Татарстанның музыка сәнгате.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте