Сентябрь-октябрьдә Татарстанда III «Безнең заман» республика эшче яшьләр иҗат фестивале уздырыла. Сайлап алу этаплары 25 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казанда үтәчәк. Суперфинал 28-31 октябрьдә Татарстан башкаласында була. Татарстанның предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан тәкъдим ителгән коллективлар һәм аерым башкаручылардан гаризалар 1 июльдән 31 августка кадәр кабул ителә.
Фестивальнең иң зур бүләген алучыга диплом, Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы һәм йөз мең сум акчалата премия тапшырылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте