Алатау (Казахстан) итәгендә Лепсинск авылы урнашкан. Баштарак зур өяз шәһәре булган бу авылда татарлар һәм казахлар яшәгән. Безнең халык сәүдә, һөнәрчелек, игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән . XIX гасыр ахырында биредә 30 мең тирәсе кеше торган. Хәзер татарлар гомуми халык санының кырык процентын тәшкил итә.
Бәйрәм мәйданы төрле халык вәкилләрен, яшен-картын, олысын-кечесен берләштерде. Уен-җырлар, биюләр, бәйгеләр тынып тормады. Татарстаннан «Казан егетләре» төркеме шаян, җилкендерә торган җырлары белән бөтен кунакларның күңелен күтәрде.
Сабантуйны уздыруны Казахстан татарлары һәм башкортлары ассоциациясе күтәреп чыккан.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте