30 июньдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Х Халыкара хәзерге заман арт-симпозиумын ачу тантанасы булды. Ул быел «Бөек ефәк юлы» темасына уздырыла.
Симпозиумда катнашырга дип Алабуга җиренә Кытай, Һиндстан, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Молдова, Төньяк Осетия-Алания, Дагъстан, Чечня, Кабардин-Балкария, Саха (Якутия), Башкортостан, Татарстан республикаларыннан, Ямал-Ненец автоном округыннан, Россиянең төрле шәһәр һәм поселокларыннан 43 рәссам килде. Атна дәвамында танылган осталар үз халыклары тарихы белән атаклы сәүдә юлы бәйләнешен чагылдыручы кабатланмас әсәрләр иҗат итәчәк. Программада Алабуга буенча экскурсияләр, керамика, текстиль һәм майлы буяулар белән сурәт төшерү буенча осталык дәресләре уздырылачак.
Симпозиумга йомгак ясап, музей хезмәткәрләре анда катнашучылар эшләреннән төзелгән күргәзмә тәкъдим итәчәк. Ул 7 июльдә көндезге сәгать уникедә ачыла.
8-906-333-38-99.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте