Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумының мәдәният өлкәсендә яшь белгечләр әзерләү мәсьәләләренә багышланган утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында видеоконференц-элемтә режимында республиканың барлык районнары вәкилләре катнашында үтте.
Утырышка рәсми затлар һәм мәдәният әһелләре чакырылган иде.
Төп докладны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ясады. Аның сүзләренә караганда, 2015 елның 1 гыйнварына тармакта 20 меңнән артык кеше эшли. Шуларның 52 проценты – югары һөнәри белемле, 31 проценты – урта һөнәри белемле.
Айрат Сибагатуллин 2014 ел йомгаклары буенча мәдәният учреждениеләрендә айлык уртача хезмәт хакы 18 мең 585 сум тәшкил иткәнен билгеләп китте.
Тармакның киләчәктә уңышлы үсешен кадрлар җитештерү системасының нәтиҗәле эшләве тәэмин итәчәген докладчы басым ясап әйтте. Министр мәдәният өлкәсендә һөнәри белем бирүче учреждениеләрдә укучылар һәм укытучылар санына, аларны финанслауга кагылышлы кайбер саннар китерде.
Айрат Сибагатуллин тармакка яшь кадрлар килүе сүлпәнәюе, (хезмәткәрләрнең уртача яше – 44, белгечләрнең 16 процентын пенсионерлар тәшкил итә), мәдәният өлкәсендә эшләргә теләүчеләрне мотивлаштыру түбән дәрәҗәдә булуы, яхшы кадрларның чит өлкәләргә китүе, республика районнарында квалификацияле хезмәткәрләрнең җитешмәве турында да борчылуын белдерде. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләре комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры Рифкать Йосыпов та чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте