«Терек шәһәр» хәзерге заман сәнгатенә ярдәм фонды «Театр язу тактасы янында» дигән проект тәкъдим итә. Режиссер Радион Букаев мәктәп программасына кертелгән өч әсәр буена спектакль-»дәрес» куйган: Валентин Распутинның «Уроки французского» («Француз теле дәресләре»), Антон Чехов әсәрләре буенча «Чехов. Под музыку» («Чехов. Көйгә кушылып»), Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары». Премьералар 7, 8 һәм 9 июльдә Казан мәктәпләрендә узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте