Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Бөек ефәк юлы» темасына хәзерге заман сәнгатенә багышланган унынчы Халыкара арт-симпозиум уздыра

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

29 июньнән 8 июльгә кадәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Бөек ефәк юлы» темасына хәзерге заман сәнгатенә багышланган унынчы Халыкара  арт-симпозиум уздыра.

 Аны үткәрүдә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, быел әлеге симпозиумны оештыручылар буларак ТӨРКСОЙ һәм Россиянең Пекиндагы мәдәни үзәге катнаша.

Арт-симпозиумга Кытай, Һиндстан, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Молдова, Төньяк Осетия-Алания, Дагъстан, Чечня, Кабардино-Балкария, Саха (Якутия), Башкортостан, Татарстан республикаларыннан, Ямал-Ненец автоном округыннан, Россиянең төрле шәһәр-авылларыннан 42 рәссам киләчәк. 

Симпозиумны оештыручылар сәнгать аша атаклы ефәк юлы белән бәйле тарихи үткәнгә кызыксыну уяту, шулай ук Евразия континентының төрле халыклары мәдәни мирасын популярлаштыру максатын күздә тота. Шулай да иң кыйммәтлесе – иҗади багланышлар урнаштыру.  

Традициягә тугрылык саклап, симпозиумда катнашучылар эшләреннән күргәзмә оештырырга уйлыйлар. Ул 7 июльдә Алабуга музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында ачылачак.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International