«Әкият» татар дәүләт курчак театрында 81 нче сезон ябыла

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

26 июньдә сәгать унбердә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында 81 нче сезонны ябу тантанасы була. Бу сезонның соңгы спектакле итеп  «Юл хәрәкәте билгеләре паркы» сайланган. Шушы ук көнне иң актив дип танылган тамашачыларның исемнәре дә мәгълүм булачак.  

Театр күп еллар дәвамында салынган традицияләргә таянып эшләвен дәвам итә, аның иҗатын яратып кабул итүче тамашачылар республикабызда гына түгел, аннан читтә дә байтак. Ул нәни тамашачыларын премьералар белән еш шатландыра, илкүләм һәм халыкара фестивальләрдә катнаша, ерак гастрольләргә чыга, кыскасы, иҗаты белән сөендереп яши.

Бүгенге көндә театрның репертуарында төрле яшьтәге балалар өчен куелган кырыктан артык спектакль бар. 81 нче сезонында «Әкият» ике премьера - А.Цагарелиның «Ханума» (өлкәннәр өчен), Р.Давыдовның «Юл хәрәкәте билгеләре паркы» спектакльләрен сәхнәгә чыгарган.

Киләсе сезонда театр А.Волковның  «Волшебник изумрудного города» («Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы»), К.Чуковскийның «Айболит»,  Р.Зәйдулланың «Бүре җиләге» әсәрләрен сәхнәләштерергә ниятли.

Яңа сезонны 2015 елның 11 сентябрендә ачарга планлаштыралар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International