Әнкарәдә Азәрбайҗан, Кыргызстан, Казахстан, Төркия һәм Татарстанның консерватория, югары уку йортлары музыка факультетларын һәм музыка академияләрен тәмамлаучылардан һәм әле белем алуын дәвам итүче студентлардан төзелгән ТӨРЕКСОЙның яшьләр камера хоры репетицияләр уздырды.
Кичә, 22 июньдә хор үзенең беренче концертын куйды, ул Габдулла Тукай сүзләренә «Тәфтиләү» җырын башкару белән ачылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте